төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 26 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото











Социаль сәясәт буенча комитет утырышында «бюджет» законы проекты каралды

11 октябрь 2017, 17:26

Социаль сәясәт буенча комитет утырышында «бюджет» законы проекты каралды
2018 елга Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсенә бюджеттан бүленгән акчалар күләме артачак, дип белдереде Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстан икътисад министры урынбасары Олег Пелевин.

Утырышта депутатлар «2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты хакында фикер алыштылар.

Олег Пелевин әйтүенчә, киләсе елда республиканың сәламәтлек саклау өлкәсенә 22,5 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Бу, 2017 ел белән чагыштырганда, 4,7 млрд сумга күбрәк.

Мәгълүм булганча, депутатлар бюджет планын алдагы 3 елга карый. Шуңа бәйле рәвештә, 2019 елда бу юнәлешкә - 21,4 млрд сум, 2020 елда 19,8 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелер дип фаразлана.

Чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызны, ирекле рәвештә Татарстанга күчерү буенча яңа программа эшли башларга мөмкин. Бу хакта бүген депутатларга республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бу программа әле быел гына әзерләнә башлаган һәм ул әлегә 2017-2018 елларга исәпләнәчәк.

“Дәүләт программасы чит илләрдә яшәүче 300 ватандашыбызны үз теләкләре белән Татарстанга күчереп кайтарырга ярдәм итәчәк. Боларның 100 се — дәүләт программасында катнашучылар һәм 200е - аларның гаилә әгъзалары”, - диде Энҗе Нигъмәтҗанова.

Урынбасар билгеләп үткәнчә, дәүләт программасы Татарстанга кайтырга теләүчеләргә мәгълүмати һәм норматив-хокукый ярдәм күрсәтүне күздә тота.

Моның өчен каралачак чыгымнар күләме 8 млн 903 мең сум булыр дип планлаштырыла. Моның 4 млн 451 мең сумы 2017 елда тотылачак. Бу акчалар Татарстан бюджетының чыгым өлешендә күрсәтелгән.

Дәүләт программасында катнашырга теләүчеләр эшкә яраклы яшьтә (балигълык яшенә җиткән), хезмәткә яраклы булырга тиеш. Республиканың эш базарында ихтыяҗ булган һөнәр ияләре, бигрәк тә галимнәргә, табибларга, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, югары технологияләр белән шөгыльләнүчеләргә өстенлек биреләчәк.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова әлеге программага ихтыяҗ зур булыр дип белдерде. Чит илләрдән Татарстанга кайтырга теләүчеләр шактый, диде ул. “Тиешле шартлар тудырылуга кайтырга теләк белдерүче ватандашлар булачак. Кыргызстанда, Казахстанда сабан туйларда булган вакытта минем янга шактый кеше шул сораулар белән килде, махсус программалар эшләве белән кызыксында” – диде Римма Ратникова һәм әлеге юл белән бу мәсьәләне хәл итеп буласына ышаныч белдерде.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды. Чараны комитет рәисе Светлана Захарова алып барды.

“Татар-информ” МА язмасы буенча
Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.