төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 26 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото












Иделне сафландыру - Россия күләмендә чара

26 февраль 2018, 17:46

Иделне сафландыру - Россия күләмендә чара
Россия Төзелеш министрлыгы минераль ашлама һәм көнкүреш химиясе җитештерүчеләр өчен махсус түләү кертмәкче була. Алардан акча җыеп, Идел елгасын пычранудан сакламакчылар. Бу хакта күптән түгел Казанда узган “түгәрәк өстәл“дә Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы департаменты директоры Елена Солнцева җиткерде.

- Начар таркала торган көнкүреш химиясен җитеш­терүчеләргә бу түләүне керт­сәк, елына 15 млрд сум акча җыеп алып булачак. Суларны пычрата торган органик һәм минераль аш­ламаларның тоннасына 2 мең сум күлә­мендә түләү куярга була.  Шулай эшлә­гәндә елына 4-5 млрд сум акча җыелачак. Бу акчаны исә чистарту корылмаларын төзеклән­де­рергә тотар идек. Әгәр бу тәкъдим  Хөкүмәттә яклау тапса, 2019 елдан ук эшләп китәр иде, – ди ул.

Билгеле, җитеш­терүче­ләргә өстәмә түләүләр кер­телсә, бәя арту күзәтеләчәк. Ә моннан гади халык зыян күрәчәк. Әлеге тәкъдим бе­лән Дәүләт Думасының Экология һәм әйләнә-тирәлек­не саклау комитеты рәисе Владимир Бурматов та килешеп бетмәде булса кирәк. “Бер проблемадан котылабыз дип, икенчесен барлык­ка ките­рәбез. Ашлама мисалын гына әйтүем. Җитеш­терүче пычратуга түләгән акчасын бәя күтә­реп кайтарачак. Бу инде барыбызга да тиячәк. Шуңа күрә һәр якны уйлап эш итәргә ки­рәк”, – ди ул.

Мәскәү кунаклары Идел­­не саклау өчен әнә шун­дый тәкъдим белән чыкса, Татарстан Дәүләт Со­ветының Экология, таби­гатьтән файдалану, агросә­нәгать һәм азык-төлек сәя­сәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Иделне саклар өчен федераль һәм төбәк бюджетыннан 17 млрд сум акча тотылачак, ди.  Узган ел Россия Президенты Владимир Путин “Идел­не сафландыру һәм аны пычратуга юл куймау” ­проекты­ның паспортын раслаган. Әлеге проект 2025 елга ка­дәр га­мәл­дә булачак.

– Татарстанның мәйда­ны сулыкларга бай. Бездә 36 мең су объекты бар. Республикада сулыкларга зур игътибар бирелә. Узган ел экология өл­кәсендә күп эшләр баш­ка­рылды. Күп кенә чистарту корылмалары төзек­лән­де­рел­де. Яр буйлары тәр­типкә китерелде, – ди Та­тар­стан Премьер-ми­нистры Алек­сей Песошин.

Иделне саклау өчен сигез ел дәвамында 245 млрд сум акча бүленеп биреләчәк. “Татарстан Иделне сак­ларга әзер. Сәнәгать оешмаларыннан чыга торган һәр тор­ба күз уңында. Чистарту корылмалары да, төзеклән­дерелеп, яңарты­лып тора. Соңгы дүрт елда газлаштыру фонды белән берлектә 32 био­логик чистарту корылмасында 1,3 млрд сумлык тө­зекләндерү эшләре башкарылган. 2018 елда Татар­стан­ның 18 районында 13 чистарту корылмасы һәм 12 канализация системасы  төзеләчәк. 2025 елга табигатьне пычратучы сулар 63,7 процентка кимеячәк”,  – ди Татарстанның экология һәм табигый ре­сурс­лар министры Александр Шадриков.

Сусыз  яшәп булмый. Җәй җиттеме, без моның шулай икәненә тагын бер кат инанабыз. Шәһәрдә суга интек­мә­сәк тә, авылда кытлык ки­че­рәбез. Кунакка кайткач, өс­тәмә башня куйдыртканчы, кер юу өчен төнлә йокламый идек. Эссене сылтау итеп, атналар буе бакчасына агып ятучы суны туктатмаучылар да бар бит әле. Әйбер кадерен бетә башлагач кына аң­лыйбыз шул. Авылдагы инеш-күл­ләрне, чишмәләрне сак­ларга соңга калмасак иде.

“Ватаным Татарстан” газетасы язмасы буенча,  Солтан Исхаков фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.