төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 27 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото










Фәрит Мөхәммәтшин яшь парламентарийларны закон чыгару эшендә активрак катнашырга чакырды

15 март 2018, 18:02

Фәрит Мөхәммәтшин яшь парламентарийларны закон чыгару эшендә активрак катнашырга чакырды
Бүген яшь парламентарийлар ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының 2017 елда башкарган эшләренә йомгак ясадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, РФ Федераль Җыенының югары һәм түбән палатасы депутатлары һәм ТР Дәүләт Советы депуталары да катнашты.

ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы 14 ел эчендә шактый яшь­ләрнең сәя­си лидерлык мәк­тәбенә әйлән­де. Әлеге яшь парламентчы мәк­тәбе аша үз максатларына ирешкән атаклы күп кенә сәясәтчеләр үтте, дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мө­хәммәтшин үз чыгышында.

Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе Илдар Суфияров әйтүенчә, палатаның барлык эшчәнлеге яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен закон нигезен­дә җайга салу өлкәсендә республика парламенты эшчәнлегенә яр­дәм итүгә юнәлдерелгән. 2015 елда ТР Президенты Рөстәм Миңне­ханов кушуы буенча 44 муниципаль берәмлектә муниципаль яшь­ләр парламентлары оештырылган. 

Иҗтимагый яшьләр палатасы Россия парламентаризмы көнендә – 27 апрельдә Дәүләт Советының яшь закон чыгаручылары форумы уздыру тәкъдиме белән чыкты. Илдар Суфияров әлеге чараның максаты яшьләрне, актив кешеләрне закон чыгару эше белән кызыксындыруга тарту, дип җиткерде. Оештыручылар форумда 140лап кеше катнашыр дип көтелүен әйтте. 

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, илдә яшьләр сәясәтенә зур игътибар күрсәтелә. Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына еллык юлламасында яшьләрнең бүгенге заманның гына түгел, киләчәкнең чагылышы икәнлеген билгеләп үтте.

“Безнең яшьләр инде хәзердән үк тормышның күп кенә өлкәләрендә үзләрен күрсәтә. Киләчәк тормышыгызны Татарстан белән бәйләвегезне телибез”, – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин яшь парламентарийларның эшен активлаштыру буенча берничә кызыклы тәкъдимен дә җиткерде. Әйтик, ул парламент комитетлары каршында оештырылган эксперт советлары составына керергә тәкъдим итте. Бу адым республиканың яшь парламентарийларына закон чыгару өлкәсендә офыкларны киңәйтү буларак та кабул ителде.

Мөмкин кадәр күбрәк кешене закон чыгару эшенә җәлеп итәр өчен, Дәүләт Советы Рәисе яшьләр палатасына республика муниципалитетларында күчмә утырышлар үткәрергә киңәш итте. Моннан тыш, парламент башлыгы яшь парламентарийларга ТР Яшьләр хөкүмәте белән тыгызрак эшләргә чакырды.

Фәрит Мөхәммәтшин республика яшьләрен Россия Президентын сайлауларда сәяси активлык күрсәтергә чакырды. “Һәр тавыш мөһим һәм һәркайсы кирәк!” –диде ул.   

“Без бик җаваплы вакытта җыелдык – безне Россия Президентын сайлау буенча сәяси кампаниядән бары берничә көн аерып тора. Сүз алты ел дәвамында илебезнең стратегия һәм тактика үсешен билгеләүче кеше турында бара”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Ул икътисади өлкәдәге катлаулы бурычлар, социаль проблемалар белән эшли ала торган кешене сайларга кирәклеген билгеләп үтте.

Россия Президентына кандидат итеп сигез кеше теркәлүен искә төшерде. Парламент башлыгы яшьләргә әлеге очракта ориентлашу җиңел булмавын билгеләп үтте. “Яшьләрнең роле, аларның активлыгы, конституцион бурычларын үтәүнең әһәмиятен аңлавы – бик мөһим. Без Татарстан яшьләренең сәяси активлыгын һәм сайлауларда үзләрен уңай яктан күрсәтүләрен телибез”, - диде ул.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.