Дәүләт Советы тәкъдимнәр көтә
17 апрель 2018, 14:01
Татарстанда яшәүчеләр “Законнарны бергә язабыз!” дигән парламент проекты кысасында (проектны тәкъдим итүче – Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин) Дәүләт Советына законнарны камилләштерү буенча 36 тәкъдим җибәргән. Проектны тормышка ашыруның ике айлык тәҗрибәсеннән күренгәнчә, социаль һәм хезмәт законнарын камилләштерү мәсьәләләре халыкны аеруча нык кызыксындыра.
Иң күп тәкъдимнәр мәгариф турында республика законына төзәтмәләр кертүгә кагыла. Аерым алганда, гражданнарыбыз закон чыгаручыларга авыл мәктәпләрен ябуны тыю һәм бер укучыга туры килә торган финанс чыгымнары нормативларын яңадан карауны тәкъдим итә. Моннан тыш Татарстанда яшәүчеләрнең балаларны татар телендә укытуны оештыру җәһәтеннән дә сораулары байтак. Югары белем бирү системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр арасында – вузга кергәндә абитуриентның ГТО нормаларын үтәвен, шулай ук донорлык хәрәкәтендә катнашуын исәпкә алу.
Хәзер профильле комитетта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә икенче югары белемне бушлай алу хокукы биргән тәкъдим карала.
Татарстанда яшәүчеләр фикеренчә, яшь белгечләр өчен өстәмә ярдәм чаралары билгеләү, ә пенсионерлар өчен пенсия күләмен исәпләү коэффициентларын исәпкә алу тәртибен яңадан карау кирәк.
Республика халкы шулай ук күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында законны камилләштерүне, салым законын яңадан карау, аз керемле кайбер гражданнардан салым түләтмәүне тәкъдим итә.
“Законнарны бергә язабыз!” проекты төгәлләнмәгән әле. Димәк, республикада яшәүчеләрнең һәркайсы Дәүләт Советы рәсми сайты, парламентның Фейсбуктагы рәсми аккаунты, “Ватаным Татарстан” яки “Республика Татарстан” газеталары аша законнарны камилләштерү буенча үз тәкъдимен җибәрә ала, дигән сүз.
|