Татарстан белән Ямал-Ненец автоном округы парламентарийлары хезмәттәшлек турында килешү имзалады
28 ноябрь 2018, 18:11
Бүген Салехардта Татарстан Дәүләт Советы белән Ямал-Ненец автоном округы парламенты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Ямал-Ненец автоном округы Закон чыгару җыены Рәисе Сергей Ямкин кул куйды.
ТР парламенты башлыгы әлеге килешүгә кул куюны “тарихи әһәмияткә ия булган эш“ дип бәяләп, ике төбәкнең дә күп кенә мәсьәләләр буенча уртак фикердә торуын басым ясап әйтте. Ямал җирендә имзаланган документ парламентара эшчәнлекнең төбәк элемтәләрен ныгыту, шулай ук төбәкләрнең тотрыклы үсешен законнар нигезендә тәэмин итү мәсьәләләре буенча Федераль Җыенда закон инициативаларын һәм ил җитәкчелегенә мөрәҗәгатьләрне үзара хуплау мөмкинлеге бирәчәк.
Ямал-Ненец автономияле округының Законнар чыгару Җыены Рәисе Сергей Ямкин килешүне тормышка ашыруның ике як өчен дә бик мөһим буласына ышаныч белдерде. “Татарстан – күп кенә кызыклы идеяләрне тормышка ашырып килүче алдынгы субъект. Килешү кысаларында законнар иҗат итү эшчәнлегендә Татарстан парламенты тарафыннан файдаланыла торган эш алымнарын без дә үз территориябездә кулланып карарга тырышачакбыз“, – дип билгеләп үтте ул.
Парламентчылар шулай ук туган телләрне саклау һәм үстерү зарурилыгын игътибар үзәгенә алды. Федераль, шулай ук төбәк дәрәҗәсендәге закон чыгаручыларның бу мәсьәләләрнең барысын да бөтен нечкәлекләренә кадәр тоярга һәм хәл кылырга тиешлеге билгеләп үтелде.
Дәүләт Советы делегациясе әгъзалары Ямал-Ненец автономияле округына ике көнлек эш сәфәре кысаларында Төньякның төп халыклары көнкүреше һәм мәдәнияте белән танышты, төбәкнең татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Килешүдәге статьялар арасыннан берсенең нәкъ менә Татарстанда һәм Ямал-Ненец автономияле округында яшәүче татарларның, аз санлы халыкларның этно-мәдәни үзенчәлекләрен үзара саклау, үстерүгә юнәлдерелүен искәртеп үтәргә кирәк.
“Ямалдагы милләттәшләребезнең, хәтта “җир чите“ндә дә туган телне саклап, шул телдә сөйләшүләрен күреп сөендек, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Илебездә яшәүче халыкларның күп телле һәм күп төрле мәдәниятле булулары – безнең өчен бик тә кадерле, һәм без, һәр халыкның хокуклары һәм мөмкинлекләрен тулы күләмендә тәэмин итү кирәк, дип саныйбыз“.
Делегация әгъзалары эш визиты барышында округның Милли мәдәниятләр үзәгендә булды. “Дуслык“ татар-башкорт фольклор ансамбле артистлары Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә төрле яклап ярдәм итүләре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев: “Туган телне, милли мәгариф һәм мәдәниятне хуплаганда – ярдәм иткәндә генә халыкны саклап калырга була“, – дип басым ясап әйтте.
Ямалда барлыгы 30 меңләп татар (шул исәптән Салехардта – 3 меңнән артыграк) яши. 1992 елда округның “Ватан“ татарлар ассоциациясе оештырылган. Автономияле округның татар җәмгыятьләре әгъзалары Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты линиясе буенча күп кенә зур һәм әһәмиятле чараларда, шулай ук РФ төбәкләреннән талантлы татар яшьләрен Татарстан вузларына җәлеп итү программасында катнаша.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
|