Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
Депутатлар корпусы
Сотрудничество
Докладлар, чыгышлар, матбугаттагы басмалар
Фәрит Мөхәммштшин: “ Путин мәкаләсендә социаль гаделлек мәсьәләләре катгый системалы рельсларга куела”
15 февраль 2012
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның “Гаделлек булдыру. Россия өчен социаль сәясәт” дигән чираттагы мәкаләсен шәрехләде.
Файлны күчереп алырга (28кб) ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Владимир Путинның дәүләт сәясәтенең төп мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре – заман таләпләренә һәм гражданнар өметләнгән әйберләргә тәфсилле җавап ул. Фәрит Мөхәммәтшин, Путинның “Гаделлек булдыру. Россия өчен социаль сәясәт” дигән чираттагы мәкаләсен шәрехләп, болай дип ассызыклый: “Бу - россиялеләрнең егерме беренче гасырда нинди тормыш дәрәҗәсенә лаек икәнлеген аңлау юнәлешендәге социаль мәсьәләләрне ачып бирүче бик тә җитди мәкалә. Шунысын искәртеп үтәсем килә, Хөкүмәт Рәисе сүз алып барган күп кенә бурычларга ирешү без соңгы вакытта күзәткән илнең 10-15 ел дәвамындагы тотрыклы үсешенә таяна. Хәзер без дөрестән дә гадел гражданнар җәмгыяте үсеше, һәр кеше һәм төрле социаль төркемнәрнең мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын гамәлгә ашыру өчен яңа алымнарны эшкә җигә алабыз”. Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның бүгенге эшче – түбән тормыш дәрәҗәсе һәм белемгә ия хезмәткәр түгел, ә катлаулы һәм үзгәреп торучы техник регламентларны җаваплы башкаручы ул дигән позициясе белән килешә. “Хәзерге вакытта эшче сыйныфына карата мөнәсәбәт тамырдан үзгәрергә тиеш. Югары белемле кеше һәрвакытта да алыштыра алмый торган профессиональ эшче Россия җәмгыяте структурасында төп буынга әверелергә тиеш”, - дип ассызыклый республика парламенты спикеры. “Барлык кандидатларның программаларында да социаль-сәяси блок бар, социаль гаделсезлекне берәү дә якламый. Әмма берәүләр бюджетны бүләргә: байлардан барысын да алып фәкыйрьләргә өләшергә чакыра. Путин исә социаль мәсьәләне башкача куя: дәүләт үз законнары, карарлары белән кешегә белем алган чорда, җитештерүдәге көндәш мохиттә, иҗтимагый һәм сәяси тормышта үз сәләтен ача алсын өчен тиешле шартлар тудырырга тиеш. Мәкаләдә социаль гаделлек мәсьәләләре катгый системалы рельсларга куела”, - дип ассызыклый Фәрит Мөхәммәтшин.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте
Фикер өстәгез:
07 март 2012 :: Ибраһим
Фәрит абый,мин әйтәм,сайладык сайлавын Путинны.Но,ыштан баулары нык булсын инде.Алып барып җикерә бу ,"до логического завершения".
Казан .2012 ел.Ибраһим.
05 март 2012 :: Идрис хакимов
Иотэ шатланалар ахрысы.Путин властка килсэ,татарстан губерния булып кала.Без узебезнен президент барында мостэкыль дэулэт булып саналдык.Губерния булгач безне Рэсэйнен башка тобэклэрендэге куек хэерчелек котэ.Шатланмагыз!!!!!!!
28 февраль 2012 :: рашит
полностью согласен с Гайнутдином.А если вы не знаете положение-проедте по деревням
15 февраль 2012 :: Хисамутдинов Гайнутдин
Унике ел рәсәй халкын хәерчеләндерәч,хәзер баетмак келиме?Булиас,иптәшМухаметшин.Үзебезнең Татарстанны күтәрик.Үзебезнең кешеләребезнең тормышын яхшыртыйк.
Кирегә
Депутат мөнбәре
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
Гыйнвар
Февраль
Март
Апрель
Май
Июнь
Июль
Август
Сентябрь
Октябрь
Ноябрь
Декабрь
2019 2018 2017 2016 2015 2014 2013 2012 2011 2010 дүш сиш чәр пәнҗ җом шим якш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сылтамалар