Бүген В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры бинасында Евгений Шварц әсәре буенча куелган «Дракон» премьерасы булды. Тамашачылар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән аның хәләл җефете, шулайт ук Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да бар иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының (алга таба – Иҗтимагый палата) яңа составын төзү процедурасының башлануы турында хәбәр итә.
Бүген Дәүләт Советында «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Депутатлар 2020 ел бюджетын социаль юнәлешле дип бәяләде. Бюджет проектында социаль чыгымнар барлык чыгымнарның 70% тан артыгын тәшкил итә.