|
05 июнь 2019 |
| |
Леонид Якунин: "Татарстанның 2018 ел бюджетында барлык социаль бурычлар үтәлгән" |
|
Татарстанның 2018 ел бюджетында барлык социаль бурычлар үтәлгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 48нче утырышында «Татарстан Республикасының 2018 елгы бюджеты үтәлеше турында» закон проекты буенча чыгыш ясаганда, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин белдерде.
|
|
|
|
05 июнь 2019 |
| |
Татарстан депутатлары республикада халыкара медицина кластеры булдырылуын тели |
|
Татарстан депутатлары республикада халыкара медицина кластерын булдыру турында закон инициативасын Дәүләт Думасына юллаячак. Бу мәсьәлә буенча бүген парламент утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады.
|
|
|
|
05 июнь 2019 |
| |
Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә була |
|
Татарстан халкы алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын 2019 елның 8 сентябрендә сайлаячак. Бу хакта карар бүген парламентның 48нче утырышында кабул ителде.
|
|
|
|
05 июнь 2019 |
| |
Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы ачылды |
|
Бүген иртәнге сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы ачылды. Утырышта парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислек итә. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнаша.
|
|
|
|
01 июнь 2019 |
| |
Фәрит Мөхәмммәтшин: "Алексеевск чыңнары" фестивале халкыбызның рухи тормышына тирән үтеп керде" |
|
Бүген Татарстанның Алексеевск районы үзәгендә “Алексеевск чыңнары” кыңгырау чыңы фестивале ачылды. Чарада катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассаблеясы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
|
|
|
|
31 май 2019 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин: "Бөгелмә яшьләрне җәлеп итү урынына әверелергә тиеш" |
|
Бөгелмәдә «Бердәм Россия» көне чаралары узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул Бөгелмә, «яхшы якка үзгәреп, яшьләрне җәлеп итү урыны булырга тиеш», дип белдерде.
|
|
|
|
31 май 2019 |
| |
БДБ илләренең Яшьләр парламентлары ассамблеясе үзенең утырышын Казанда уздырды |
|
Бүген ТР Дәүләт Советында БДБ илләренең Яшьләр парламентара ассамблеясе үзенең 13нче утырышын уздырды. Аның эшендә Татарстан парламенты җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова һәм Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнаштылар.
|
|
|
|
30 май 2019 |
| |
Казанга Бердәмлек илләре яшьләре җыелды |
|
Бүген Казанда БДБ илләре яшьләренең парламентара ассамблеясы һәм БДБ илләренең яшьләр эшләре буенча советының уртак утырышы булды. Әлеге мәртәбәле чарада сигез илдән - Әзербәйҗаннан, Әрмәнстаннан, Беларусиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Россиядән, Таҗикстаннан һәм Үзбәкстаннан килгән делегацияләр катнашты. Кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
|
|
|
|
30 май 2019 |
| |
Социаль ипотека программасында катнашучы гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау - депутатлар контролендә |
|
Бүген Дәүләт Советында Татарстанның социаль ипотека программасында катнашучыларның проблемалары турында түгәрәк өстәл киңәшмәсе булды. КПРФ фракциясе оештырган чарада парламент һәм Казан шәһәре депутатлары, министрлыклар, иҗтимагый оешмалар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
|
|
|
|
29 май 2019 |
| |
Дәүләт Советы депутатларын сайлау көне 5 июньдә парламент утырышында билгеләнә |
|
Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы 5 июньдә иртәнге сәгать унда ачыла. Бу хакта карар бүгенге Президиум утырышында кабул ителде. Әлеге утырышта алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнен билгеләячәкләр.
|
|
|