|
23 май 2019 |
| |
КПРФ депутатлары "сугыш балалары"на ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләштеләр |
|
Бүген КПРФ фракциясе, республика парламентарийлары, Чувашстаннан килгән депутатлар, республика министрлыклары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында, Дәүләт Советында түгәрәк өстәл уздырды. Анда сүз "сугыш балалары"на социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында барды.
|
|
|
|
22 май 2019 |
| |
Разил Вәлиев: «Милләтне саклауда музыка мөһим роль уйный» |
|
Бүген Дәүләт Советында "Татарстан Республикасында музыка сәнгатенең үсеш концепциясе турында" матбугат конференциясе булды. Журналистларның соравына парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Мәдәният министры
Ирада Әюпова, Россия композиторлар союзы идарәсе рәисе, Татарстан композитор союзы рәисе Рәшит Кәлимуллин җавап бирде.
|
|
|
|
22 май 2019 |
| |
Парламент комиссиясе республикада җинаятьчелек белән көрәш турындагы законнарны үтәү юлларын камилләштерү яклы |
|
Бүген парламентның законнарны һәм аларны куллану практикасын күзәтү комиссиясе утырышы булды. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җитәкчелегендә узган утырышта "Татарстан Республикасында хокук бозуларны кисәтү турында" республика законына мониторинг үткәрү нәтиҗәләре тикшерелде.
|
|
|
|
22 май 2019 |
| |
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин туган көнен билгеләп үтә |
|
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин туган көнен билгеләп үтә. Гомеренең чирек гасырдан артыграк өлешен ул Татарстан парламентын җитәкләүгә багышлады, биш чакырылыш дәвамында республика Дәүләт Советы рәисе вазыйфасын башкара.
|
|
|
|
21 май 2019 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар бәйгесенә старт бирде |
|
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2019 елда коммерцияле булмаган оешмалар өчен конкурска гаризалар тапшыруның башлануы турында игълан итте. Коммерцияле булмаган оешмаларның социаль әһәмияткә ия проектларын гамәлгә ашыру өчен Татарстан бюджетыннан 35 миллион сум акча бүленәчәк.
|
|
|
|
21 май 2019 |
| |
КПРФ фракциясе инвалидларның проблемалары турында сөйләшкәндә сәясәткә кагылмаска тәкъдим итә |
|
Бүген Дәүләт Советында инвалидлар проблемалары турында түгәрәк өстәл янында киңәшмә булды. КПРФ фракциясе җыйган очрашуда парламент һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар, инвалидларның иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.
|
|
|
|
18 май 2019 |
| |
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлавы |
|
Хөрмәтле журналистлар, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләре, ветераннар һәм яшь каләм ияләре, басма матбугатны әзерләүдә, чыгаруда һәм таратуда катнашучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
|
|
|
|
17 май 2019 |
| |
Республиканың социаль-икътисади үсешенә«Макдоналдс» зур өлеш кертә, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин |
|
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Макдоналдс»ның Татарстанда эшли башлавына егерме ел тулу уңаеннан оештырылган тантанада катнашып, компания коллективын котлады.
|
|
|
|
17 май 2019 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин:"Республика тормышы белән яшәргә кирәк" |
|
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентта республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты.
|
|
|
|
16 май 2019 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин Путин исемендәге бокс буенча Кубокның Казан ярымфиналын ачты |
|
Казанның “Баскет-холл” спорт комплексында кичә “РФ Президенты В.В.Путин исемендәге бокс буенча Кубок” турнирының ярымфинал этабы узды. Кичәнең төп көрәшләрен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның спорт министры Владимир Леонов һәм Россия Бокс федерациясе генераль секретаре Умар Кремлев ачтылар.
|
|
|