төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 30 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



26 июнь 2019   |   Әтнә театрында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы булды
Әтнә театрында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының  күчмә утырышы булды
25 июньдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты үзенең күчмә утырышын Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театрында үткәрде. Утырышта сүз 3 ел элек кабул ителгән “Театрлар һәм Татарстанда театраль эшчәнлек турында”гы законның үтәлеше хакында барды. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, депутатлар, театр директорлары катнашты.
24 июнь 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин: "Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру Татарстан өчен зур эшнең башы ул"
Фәрит Мөхәммәтшин: "Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру Татарстан өчен зур эшнең башы ул"
Илкүләм проектларны тормышка ашыру Татарстан өчен - зур эшнең башы ул. Бу турыда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе Сәркатибе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Генераль советының Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыруны тикшерү буенча утырышында әйтте.
24 июнь 2019   |   Тимур Нагуманов Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде
Тимур Нагуманов Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районында эш сәфәрендә булды, район Советының 38 нче сессиясе эшендә катнашты. Депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы билгеләү мәсьәләсен карадылар. Моңа кадәр Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил булып торган Тимур Нагуманов Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде.
24 июнь 2019   |   Федераль контроль төркеме Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру эше белән таныша
Федераль контроль төркеме Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру  эше белән таныша
Бүген Татарстанда "Бердәм Россия» партиясе Генераль Советы Президиумының илкүләм проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча төркеме эш сәфәрендә. Көн дәвамында алар парламентның "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары белән берлектә республикада илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча башкарыла торган эшләр белән танышачаклар. Беренче киңәшмәдә Дәүләт Советында парламент башлыгы урынбасарлары Юрий Камалтынов һәм Татьяна Ларионова катнашында узды.
22 июнь 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин: "Фильмнарда төрки халыкларның әхлакый кыйммәтләре күренә"
Фәрит Мөхәммәтшин: "Фильмнарда төрки халыкларның әхлакый кыйммәтләре күренә"
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Татарстан халыклары Дуслык йортында II Төрки кино фестивале кысаларында узган «Милли кино үсеше» түгәрәк өстәлендә катнашты.
21 июнь 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин: "Кеше капиталыннан башка милли проектларны башкару җиңел булмаячак"
Фәрит Мөхәммәтшин: "Кеше капиталыннан башка милли проектларны башкару җиңел булмаячак"
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кеше капиталыннан башка милли проектларны гамәлгә ашыру җиңел булмаячак дип саный. Бу хакта ул «Үсеш локомотивлары» стратегик инициативалар конкурсы белем бирү программасының III укыту модуленә старт биргәндә әйтте. Инновацион икътисад төзү өчен талантлы белгечләр эзләү проектнын «Бердәм Россия» партиясе гамәлгә ашыра.
21 июнь 2019   |   Индонезия вәкилләре Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсе белән танышты
Индонезия вәкилләре Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсе белән танышты
Ачех провинциясе (Индонезия Республикасы) халык вәкилләре советы делегациясе Татарстанга ике көнлек эш визиты белән килде. Аларның төп максаты - сәламәтлек саклау һәм һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасы белән танышу.
20 июнь 2019   |   Конференция делегатлары VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кандидатлар сайлады
Конференция  делегатлары VI чакырылыш  Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кандидатлар сайлады
Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXX конференциясе узды. Анда партиянең 45 җирле бүлегеннән 189 делегат һәм шулай ук алдан тавыш бирүдә көч сынашкан кандидатлар катнашты. Делегатлар VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда партия алдында торган бурычлар хакында сөйләштеләр.
18 июнь 2019   |   Гражданнар мөрәҗәгатенә игътибарлы булу барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең эш стиле булырга тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин
Гражданнар  мөрәҗәгатенә игътибарлы булу барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең эш стиле булырга тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин
Бүген Лаешта ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы булды. Депутатлар гражданнар мөрәҗәгатенә кагылышлы мәсьәләләр хакында сүз алып бардылар, мөрәҗәгатьләр буенча эшләү дәрәҗәсен күтәрү зарурлыгына басым ясалды. Парламентарийлар гражданнар мөрәҗәгате буенча республика законы эшли, хокукый кытыршылыклар юк дигән фикердә. Республика Прокуратурасы тарафыннан күрсәтелгән җитешсезлекләр, нигездә, ныклы контроль булмаудан, халык белән эшләүче белгечләрнең хокук белемнәре түбән булудан килеп чыга.
18 июнь 2019   |   Фәрит Мөхәммәтшин Россия төбәкләре закон чыгаручылары медиарейтингында икенче урында
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия төбәкләре закон чыгаручылары медиарейтингында май ае нәтиҗәләре буенча икенче урында. Ул нибары Санкт-Петербург Законнар чыгару Җыелышы Рәисе Вячеслав Макаровтан гына калыша. Рейтинг «Медиалогия» компаниясе тарафыннан төзелгән.
[ 9 ]    [ 10 ]    [ 11 ]    [ 12 ]    [ 13 ]    [ 14 ]    [ 15 ]   

Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
16 март 2019
06 март 2019
06 март 2019
02 март 2019
28 февраль 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.