Депутатлар корпусы

ВӘЛИЕВ Разил Исмәгыйль улы
Контактлар
Интервью, басмалар
29 май 2019
Яңасына кереп барышлый. Узган бишьеллыкка нәтиҗә
28 март 2019
Сугыш, кепка һәм патриотизм турында ихлас сөйләшү
26 сентябрь 2018
Разил Вәлиев: "Татар халкының үсеш стратегиясе яңадан калкып чыкты. Бу - бик мөһим!"
Барлык басмалар

ВӘЛИЕВ Разил Исмәгыйль улы

26 нчы Актүбә бермандатлы сайлау округы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “ТНВ” депутатлар төркеме әгъзасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе ачык акционер җәмгыятенең директорлар советында (күзәтү советында) Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкил.
“Татмедиа” ачык акционер җәмгыятенең директорлар советында (күзәтү советында) Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкил.


• 1947 елның 4 гыйнварында туган.
• Белеме – югары, М. Горький исемендәге Мәскәү Әдәбият институтын “Әдәбият эше” белгечлеге буенча тәмамлаган.
• Тарих фәннәре кандидаты, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, “Европа-Азия” Халыкара Гуманитар Академиянең хакыйкый әгъзасы (академигы), Халыкара Иҗтимагый фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы.
• Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният хезмәткәре.
• “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлар өчен” медале белән бүләкләнгән.
• М. Җәлил исемендәге Татарстан республика премиясенә һәм Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булган.
• Татарстан АССР Югары Советы депутаты (1990 – 1995), Татарстан Республикасы Дәүләт Советына беренче (1997 – 1999), икенче (1999-2004), өченче (2004 – 2009), дүртенче (2009 – 2014) чакырылышлар депутаты итеп сайланган.
• Даими һөнәри нигездә эшләүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
• “ПЕН-клуб” халыкара язучылар оешмасының Татарстан “ПЕН-үзәге” президенты, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты бюросы әгъзасы, Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премияләрен бирү комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Попечительләр советы рәисе, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы.
• “Татарстан-Новый век – Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең сәяси советы әгъзасы, татар телен һәм мәдәниятын саклап калу һәм үстерү буенча иҗтимагый берләшмә – “Җыен” фонды идарәсе рәисе.
• Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдик совет әгъзасы.
• “Татмедиа”матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгының Директорлар советы әгъзасы.
• Татарстан Республикасы Президенты каршында Милләттәшләр эшләре буенча координация советы составына керә.
• Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе әгъзасы.
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.
• Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы.
• Ингушетия Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе.


Кабул итү көне, вакыты, урыны:
Айның соңгы атнасы (килешү буенча), Түбән Кама шәһәре, Студент урамы, 9 нчы й., Кама Аланы ш.т.п., администрация бинасы.